Каргалинская сельская библиотека - филиал № 5

Солдаты Победы

Фотосурэттэ уннан беренче булып баскан элкэн лейтенант ГАЛЕЕВ СЭМИГУЛЛА ВЭЛИУЛЛА улын тормыш иптэше Минжамал апага 2 мэртэбэ сугышка озатырга туры килэ. Беренчесе -1939 елда ерак тэньякта илебезгэ акфиннар хэжум иткэч хэм икенчесе - немец илбасарлары бэреп кергэч озата ул Сэмигулла абыйны. Гаилэдэ 9 кеше - 9 авыз кала: дуртесе уз балалары хэм туганнары.
Тэп эше яслэдэ була Минжамал апанын, лэкин анарга урман да кисэргэ туры килэ, окоп та казый. 1943 елда елгада колхоз бодаен юганда уз янында чуалган 9 яшьлек Зэйнулла исемле малайлары суга тэшеп улэ аларнын... Кайгыларны куп курсэ дэ Минжамал апа бэхетле хатын була, чэнки гвардия элкэн лейтенанты, тэньяк кэнбатыш, ll- Прибалтика, Брянск, Ленинград фронтларында булып, Белоруссияне, Прибалтика республикаларын азат итудэ катнашып куп медальлэр хэм "Кызыл Йолдыз" ордены белэн булэклэнгэн Сэмигулла абый сугыштан исэн-сау кайта.
Октябрь революциясеннэн сон авылга кайткан беренче тракторлар белэн яна оешкан колхознын беренче буразналарын сызуда катнашкан Сэмигулла абый, сугыштан кайткач авыл хужалыгын аякка бастыру эчен жин сызганып янадан эшкэ керешэ. Сугышта ватылган танклар механигы булса, авылга кайткач ул тракторлар механигы вазифасын ути. Узен-узе аямый эшли ул хэм чэчу вакытында кырда эш эстендэ йэрэге тибудэн туктый. Бу 1956 ел була.