Юлдузская сельская библиотека - филиал № 34

Эдэби офыклар презентация книги

Чистай Үзәк китапханәсендә    “Энҗеләр” әдәби берләшмәсе авторларының иҗатлары кергән ”Әдәби офыклар “ исемле  китапны тәкъдир итү кичәсе узды. Әлеге кичәбезгә авторлар, шәһәребезнең кунаклары, хөрмәтле “Ак калфак” төркеменең гүзәл ханымнары килделәр. Әлмәттән   Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, язучы якташыбыз Минзифа Әхмәтшина да кайтты. Әлеге китапны чыгаруда үзеннән зур өлеш керткән,тырышлыгын куйган Минзифа Әхмәтшинага чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.Әлеге кичәдә катнашкан  һәркемнең  чыгышында телебезгә мәхәббәт  хисләре чагылды. Авторлар йөрәк түренә үтеп керердәй  тирән мәгнәгә  ия булган шигырьләрен укыдылар,милләтебезгә генә хас булган моңлы җырларын бүләк иттеләр.”Энҗеләр”әдәби берләшмәсе тормышында олы хезмәтләре өчен Минзифа Әхмәтшинага,Тәбрис Гималетдиновка,Гөлсинә Сәмигуллинага,Рушания Закировага  Үзәк китапханә һәм   берләшмә исеменнән Рәхмәт хатлары  тапшырылды .”Энҗеләр”әдәби берләшмәсе җитәкчесе Розалия  Шайхетдинова оештырган әлеге  күңелле очрашу кичәсе  барыбызның да күңелләребездә якты истәлек булып озак сакланыр.