Староромашкинская сельская библиотека - филиал № 22

Муртазиннар нәселе турында очерк

#БезТарихтаЭзлебез

🖋Кояш Тимбикова 
📖ҖИР ИКМӘК КЕШЕ
Тат. кит. нәшр., 1984 ел.
📚МӘСҮФӘНЕКЕЛӘР ҺӘМ ПИВНИК 
(Муртазиннар нәселе турында очерк)
Юлдан кайтып кереп, ял итәргә ниятләп утыра идем, телефон шалтырады. Трубкадан: "Беләсеңме, Пивник Казанда бит,— дигән хәбәр ишеттем -Буби Пивник— Казанда!"
Берничә минуттан без Казанның Яшьләр үзәгендәге кунак йортында, Пивник каршына килеп баскан идек инде. Ул безне: «Тукта, тукта, әйтмәгез, мин узем та­нырга тиеш!»—дип каршы алды. Шактый вакыт текәлеп торганнан соң ул миңа апам исемен атады, аннары кисәк кенә: «Юк, юк,— дип, үзен-узе төзәтергә ашык­ты.— Син — Закир абыйның төпчек кызы булырга тиеш,— диде. Исемемне әйтте — 
Кечесе, кечкенәсе, әлбәттә,— дип кабатлады.— Утыз сигез ел вакыт үткән бит инде»... 
Бер-беребезгә карашып сүзсез калдык Шул ук төз, озын буй. какча йөз, кылыч борын, тирәнгә баткан, моңлы, зур коңгырт күзләр, шома чәч. Куе зәңгәр төстәге костюмы, саргылт кызыл күлмәге, буйлы галстугы гына аны тәмам олы, эшлекле кеше кыяфәтенә керткән сыман. 
— Син бөтенләй үзгәрмәгәнсең, Буби,— дим. Артыгын әйтә алмыйм, үткәндә кичергәннәр бары берьюлы күңелгә кереп тулган да, төен булып, тын юлын капла­ган. Авыз ачсаң да, күзгә яшь тулар кебек.— Син үзгәрмәгәнсең, Буби!.. 
Мин бу сүзләрне юри кабатламыйм: Буби, чыннан да, 1943 нче елның салкын яң­гырлы көзге кичендә. Чистай районының без яшәгән Иске Роман авылына аяк бас­кан кичтә дә шундый ук иде кебек, һәрхәлдә, аның кыяфәте минем күңелдә гел шундый булып саклана. Алар безнең авылга Эстониянең башкаласы Таллин шәһә­реннән килеп төштеләр. Туган йортларының немец фашистлары кулында калуына сагышланып тормышның мең кыенлыгын авыл халкы белән бергәләп җиңә-җиңә алар бездә шактый гомер яшәделәр. Әнисе, Фаня Гиршевна Пивник. немец теле укыта башлады. Бубины мәктәпнең атын карарга алдылар. Әниләребез бергә эшлә­гәнгә, без да гел бергә идек. Буби безгә эстоннар турында сөйли, анарның җыр­ларын көйләп күрсәтә, аннары бездән татарча сүзләр өйрәнә, авыл хапкыча сөйлә­шергә теләвен аңлата иде. Эстон мәктәбендә өзелеп калган укуын һичничек дәвам иттерү мәмкик булмаганлыктан, аның буш вакыты күп. Ул атын чистартып, ашатып-эчертеп, эшен түгәрәкләп куя да китаплар, газета-журналлар дөньясына күчә. Тик ул еллардагы татар авылында аның зәвыгын канәгатьләндерерлек, аңлаешлы ки­таплары да аз булгандыр, мөгаен. Шуңа күрә Бубиның телне өйрәнергә ашкынуы табигый. Ул үзенең бу теләгенә шактый тиз иреште. Кышкы озын кичләрдә авыл яшьләренең аулак өй мәҗлесләрендә, "Йөзек салыш" уйнаганда иң оста итеп ул җырлый торган булып китте. Авыл кызлары Бубиның ягымлы баритон тавышын яра­талар, җырны ул башлаганны көтеп торалар иде. Буби исә моңа бик шат, ул кыстат­мый, тамагын кыргапап, кызлар ягына елмаюлы карашын ташлап ала да йөзек са­лучыны биетерлек иттереп такмаклый: 
   ...Китте йөзек китте йөзек куллардан. 
   Барыйм әле. барыйм мин шул юллардан... 
Аңа башкалар да кушыла Тәбәнәк, караңгы ай яктырып киткәндәй була. Без, кечкенәләр, я киң сәкенең тур почмагына, я мич башына, я сәндерәгә ук чәмәшкән килеш зурларның уенын кузәтәбеэ. Йөзек кем кулыннан табылыр, ул кешегә нинди «җәза» бирелер дә, «гаебен» ул ничек җиңеләйтер: җырлармы, биерме, башка бе­рәр тамаша күрсәтерме? Җанга капылт ябырылган истәлекләр тәэсиреннән айный алмый утыруның озак- карак сузылуын чамалап, тел очында торган беренче соравымны бирам. 
— Безнең якларны онытып бетергәнсеңдер инде, Буби? 
Ул үпкәле карашын бик тиз читкә борды, креслосында чайкала- чайкала, үзалдына гына сөйләнгәндәй итеп, саф татарча: 
— Ул елларны онытсаң, җир йотар,—диде.— Ярыймы соң, мемкинме?! 
Соравыма сорау белән җавап бирүе генә түгел, теленә кинәттән безнең авыл кешеләре еш куллана торган «җир йотар" кебек сүзләр килеп керүе да Бубиның бернәрсәне дә истән чыгармавына көчле дәлил иде. Бер-беребезне булә-бупә шул чактагы хәлләрне, бер караганда, көлке, икенчеләй исәпләсәң, үзәгеңне азардай вакыйгаларны сөйли башладык. 
— Фаня Гиршевна Октябрь бәйрәме көнне безнең мичга бәрәңгедән шундый тәмле бер ризык пешергән иде. Тәме але да авызда Исемен сорарга гына онытканмын
— Син кечкенә идең бит әле, кая анда аш исемнәрен сорап тору. Минем ат күтәрәмгә калгач, сезга йөгереп барып кердем, өйдә — син генә. "Әйдә,  дим, аркан очын тотып кына торсаң да ярар". Икәүләшеп абзарга кердек. Тотып кына торырга кушсам да син тартып азапланасың икән. Бер заман карасам, үзең лыпылдап җиргә утыргансың, аркаң да ычкынган.Келәбез. Күзләребезгә ихтыярсыздан тулган яшьне бер-беребездән яшерер өчен читкә борыла-борыла көләбез. Бүлмәне тутырган көлү авазлары яшьлектә, балачакта без кичергән яман еллар күләгәсен читкә, еракка куа, күңелләребездә әллә кайчан бөреләнгән карусыз дуслык бәхетен мең-миллион мәртәбә арттыра кебек. Буби «ат караучы озын эстон малае» хәленнән җаваплы постка күтарелган, Вениамин Моисеевич Пивник хәзер Таллиндагы кием-салым тегү берләшмәсенең генераль директоры икән. Сүзебез бер эзгә төшкач, ул, уңайсызланып: «Ни гомер үткән, ә Чистайга кайтып килергә җәй чыгара алганым юк,— дип куйды — Инде бу юлы бер генә көнгә булса да барырмын дигән идем, киңәшме озакка сузылды Казанны да беренче күрүем бит — гаҗәеп шәһәр икән!. Чистайга.  Эләгеп булмады» 
— Әйдә, Буби, иртәгә таңнан чыгып китәбез!—дим 
— Командировкам бетте Самолетка билетлар алынган. Сез инде миңа сөйлә­гез генә инде. Әйдә, авылның беренче йортыннан башлыйбыз, ерак чишмә юлына чыгып җиткәнче, бөтен кешеләр турында!... — Буби, үтенеченең чынбарлыктан шактый ерак икәнлеген сизеп, төзәтергә ашыкты Сәгатенә куз салды — Анысына да вакыт җитми икән,— диде.— Өч йөзләп йорт бит анда, без аларның исемнәрен гена әйтеп чы­гарга да өлгермибез, самолет өчтә оча, хәзер — унике.
Без Бубига аеруча якын кешеләр турында сөйләшергә тотындык.  Ул сорый, без ни белгәнебезне түкми-чәчми аң җиткерәбез. Кайберләре турында ул хәбәрдар да икан инде.
— Безнен фатир хуҗасы үлгән инде,— диде Буби — Шәйдулла абый да, әби да юк инде. — Шул сүзенә ялгап, ул яңа сорау китереп чыгарды - Масуфанекелар нишлә­де икән, сез беләсезме? Ул апа берүзе алты бала устерә иде. Андый семья авылда бер генә, безнең очта, безгә якын гына торалар иде. Аларны күргән саен аптырый идем: мин- әниемө берәү генә, әле үзем дә эшлим, акча алам, алай да җитми, Мәсуфа апаның ялгызына — алтау!!! Ни ашатты икән ул арга? Киендерергә ниләр тапты икән? Әле аңардагы шәфкатьлелекне белсәң?! Берсендә ул әниемә түшкәсе белән каз биргән иде! Ул балаларның кайсы исән калды икән, нишлиләр икән алар, кайларга таралыштылар икән?...
Кызганычка каршы, ул кичте Бубиның бу сорауларына төгәл җавап бирерлек мегьлүматым юк иде. Бер- ике сүздән соң җавабым өзелеп калды. Туган- үскан яклар Таллин кадәре үк ераклыкта булмаса да, сирәгрәк кайтыла шул җәенә бер элексә-хуш, туры килмәсә — юк. Инде чираттагы кайтуда, авыл капкасыннан үткәч үк, колак төбендә Бубиның соравы кабаттан яңгырады кебек: «Мосүфәнекелэр нишләде икән!..» Бу юлы мин Пивник соравына төп-төгәл җавап алырга тиеш идем. 
  Без яшәгән чорда җыйнак кына алты бригаданы берләштергән Иске Роман авылы хәзер «Степной» исемле совхозга әйләндерелде.  Дирекция урнашкан ике катлы таш йорт буп-буш. Кемнең кайдалыгын сорагач, болдыр баскычында утыручы малай (ул әнисе урынына килгән булып чыкты), бик горур кы­яфәттә: "Әллә күктән төштегезме?—дип, йөзен читкә үк борды.— Бүген кем конторда утырсын инде? Безнекеләр генә түгел, Чистайдан килгәннәр дә кырда ята. Кичкә бәйрәм!" Малайның артык сөйләшергә теләге юк иде, турыдан-туры Мәсүфә апа Мортазиналарның үзләренә китүдән башка чара калмады. Аларны табу бик җиңел булып чыкты: түбән очтагы инешкә тоташкан аркылы рәт- тоташы белән аларныкы. Балалар, киленнәр, кияүләр, кодагыйлар — бары да бер тирәдә. Мәсүфә апа яши торган ак ташпулат башкалардан аерылып тора, ул башка йортларга караганда зуррак та, биегрәк тә, мәһабәтрәк тә. Дәрес, йортларның башкаларына да тел-теш тидерерлек түгел, барысы да төзек, җыйнак, аларында да хуҗалык хикмәтләрен нык белүче, таза тормышлы, уңнан кешеләр яшәве әллә каян сизелә. 
Зәп-эәңгәр мөлдерәме күзләрен елмаеп бер генә сирпелде, - Мәсүфә апа, безне өйгә чакырды. 
— Узыгыз, уз! — диде. Үзе газ плитәсендәге кастрюльләргә ишарәләде.— Ике та­бынлык аш пешерәм. Берсе осталарга, чуваш ягыннан килгән ике оста мунча өл­гертә. Икенчесе — балаларга. Хәзер кайтып керергә тиешләр. Әйдә, узыгыз, уз!.. Өйнең күп тәрәзәле, өч яклап көзге кояшның алтынсу салкынча нуры белән өртелгән, җәйлек өчен ясалган өлешеннән эчкә үтәбез. Залны, кунак бүлмәләрен, кече якны күргәч, йөзебезгә чыккан гаҗәпләнү галәмәтләрен чамалап, Мәсүфә апа аңлатырга ашыкты. 
— Илдусым: "Йөз квадрат метр булсын!"—диде дә кырт кисте. "Ниемө бу кыр хәтле өй?"— димен «Кунак-төшем килгәндә, туйлар уздырганда җайлы була ул, әнәй»,— диләр.— Ана шунда ук балалары кылган эшнең яманларлык түгеллеген да искәрә.— Соңыннан аларныкы дөрескә чыкты,— ди.— Безнең нәсел зур бит. Ел саен ике өч туй уздырабыз, гадәт кушканча, бишәр-алтышар пар кодалар китертеп, 
аларны өчәр- дүртәр кич кундырып ясыйбыз туйларны! Әле генә Рафика кызымның Рәсимәсен бирдек, аннан алда Ирегемнең Ландышы чыккан иде. «Эһ» итәргә дә өлгермисең, оныклар үсеп җитә: Рәис, Рамил, Чәчәк, Энҗе... Инде оныкларның балалары аякка басты, яшь тулмас борын дөнья җимертеп йөрергә тотыналар. Ул арада бер ишесе мәктәбенә кергән була, армиясенә китеп бара. «Карт әбием, әйдә, туй ашлары пешерешергә син кирәк!» — дип, чакырырга да килерләр. Барысы да рәт-рәт тезелгән: Радигы, Мараты, Алинәсе, Русланы... 
— Шулаен шулайдыр инде ул, Мәсүфә апа, тик безнең урмансыз якта, бөтен 
авыл сыярдай мондый йортны нәрсә ягыл җылытырсыз? 
— И-и, канатым, син һаман теге еллар аршыны белән үлчисең икән әле. Хәзер 
бөтенләй башкачага әйләнде бит эшләр: су өйләргә керде, электры, газы.. Утын дигән нәрсәне дә кызык иттеләр, гел кирәге калмады дисәң дә була: пар ка­заны ясаттылар да, миченә соскычлап ташкүмер генә өсти торалар... 
Капка тавышы ишетелеп, суз өзелде. Мәсүфә апаның кече улы Илдус кайтты. 
Аңа ияреп, өйгә авылның бар мәшәкате, шатлыгы, борчулары да кергән кебек иде. Ул ым кагып кына исәнләште дә, ашыгып, түргә атлады, телефон трубкасына ябышты:
— Әй, диспетчер, карале, ну, ничек анда? Эһе! Алайса, бәйрам була!..
  «Бу нинди хәл соң? Бөтен авылларда халык җан-фәрманга эшләп ята, Романда бәйрәм уйлап чыгарганнар?»—дигән аптыраулы уй туйды. Илдус исә, телефонда сөйләшеп туктауга, шикләнүемне сизгән диярсең, аңлатырга тотынды. 
— Шәп вакытка туры килдегез әле!—ди.— Бүген бездә уракны бетерәләр. 
Тагын бер-ике сәгатьтән бетен комбайннар авылга кайта. Бер айлар элек, зур ми­тинглар ясап, басуга озатып калган идек үзләрен, хәзер каршы алырга кирәк инде. 
Әни, синең эшләр ничек соң, өлгерәсеңме?     
   Мәсүфә апага бу тантана турыдан-туры кагыла, чөнки аның Сәгыйдулла кияве балан Фәүзия кызының улы- Рамил-онык бер комбайнда эшләгән. Алар ай буе күзгә- башка да күренмәгән, төнге уникеләргә генә өйгә кайтып, баш төртеп алалар икән дә, таң беленер-беленмәстән, басу ягында тагын комбайннар гөрелтесе ишете­лә башлый икән. Көндезге ашау-зчүләре, ял итеп алулар — барысы да кырда көйләнгән.
Бүген инде, ниһаять, бөтенесе бергә җыелып, сыйлана-сыйлана, сөйләшә-сөйләшә кич утырырлар. Әнисенең «барыгыз бергә» дигән сүзе еш кабатлана башлагач, Илдус кисәтергә кирәк тапты. 
— Барыбыз да кайтып бетә алмабыз, әни,— диде.— Миңа хәзер җәйге лагерьга, кичке савымга китәргә кирәк. Рафика апаның да яңа туган егермеләп бозавы бар, соң гына кайтыр. Рәшит абый—төнге көтүдә.. 
Ана кеше, беләм инде, дигән кебек, башын игәләп, кулын селтәштереп кенә торды. Аның өчен әллә нинди яңалык юк: һөнәрең терлекче булгач, барың бергә җыелып утырулар. эләгәмени ул? Башкасын әйткән дә юк: Мәсүфанекелөр туй мәҗлесләрендә дә табынга чиратлашып кына утыралар. Хатыннары савымга киткән арада, терлекче ирләр кунак сынлый, маллар карарга вакыт җиткәч, азык әзерләү җиһазларын, абзар чистарткыч транспортерларны эшләтергә фермага ирләре китеп бара. Кунакла кайберләренең күзгә-башка чалынмавын сизми дә калалар. Кайсы баласының кай сәгатьтә кайда икәнлеген Мәсүфә апа гына белә. Ул әле кайберләренең исенә дә төшергәли: «Бар кызым!», «Ярар, килен калганын үзем эшләрмен, фермаңа йогер!» "Улым, җитәр, ашык!", "Кияү, канатым, бар, әйләнеп кайт, күз-колак булмый ярамас!".
  Балалары да,  рәхмәт яугырлары, аңарга каршы килеп тору дигәнне белмиләр — Ул әйткән икән — димәк, шулай кирәк. Бу — ихтыярсыздан буйсыну гына түгел. Тормышның бөтен җаваплылыгын хәзер үз иңнәрендә тотучы балалар әниләренең терлекчелектә иң нечкә серләрне дә белүен, киңәш биргәндә, бары тик файдага гына әйтүен яхшы аңлыйлар. Мәсүфә апа да кыз- улларының, килен- кияүләренең эчләрен пошырырлык итеп, гел күрсәтмә биреп кенә утырмый. Үтмәстәен генә, әйтми калсаң, үкенеч булырын гына телгә ала. Белә ана: бүгенге терлекчелек кешеләр алдына, ул эшләгән чордагы белән чагыштырганда, күп мәртәбә зуррак мәсьәләләр китереп куя. Бурычы да, аны чишү әмәлләре дә гаять катлаулы. Кем белә, Мәсүфә апа бүгенгесендә, бәлки, әллә ни майтара да алмас нде әле. Әмма үз чорында аңа тиңнәр булмаган, шунлыктан әниләренә зур хөрмәт китергән шул һөнөр балалар өчен дә яшәү максатына әйләнгән. Аларның үсеп җиткән һәрбере терлекчелеккә килә торган. Хәзергесе көндә "Степной" совхозының сыер-бозау фермасында Мәсүфә апаның ун баласы эшли. «Чү!—диярсең — Аның балалары алтау гына иде бит әле? Буби Пивник та: «...ялгыз башына — алтау! Тамакларын ни белән туйдыра алды икән!»— дигән иде».
  Кыяр-кыймас кына Мәсүфә апага ул ерак еллар хакында сүзләр әйткәли баш­лыйм, Пивникларны искә төшерәм. Елмая ул. Үтә күренердәй зәңгәр күзләр дымлана.
— Алтау иде шул,— ди. — Ул елларда әле алтау гына иде. Хәзер бит алар ба­рысы да башлы-күзле булды инде. Оныкларымны да, аларының балаларын да кушып исәпләргә тотынсам, сан исәпләрен бутый башлыйм. Үзләре, шөкер, әллә ни еракка таралышмадылар. Менә бит, Нәфисә кызым белән Зәйнулла кияүне әйт­ мәгәндә, барысы да үз янымда. Нәфисәм күрше авылга, Каргалига килен булып төште...
— Ул  киявегез ниндирәк кеше соң?— дим. — Нәселегезгә тиңме?
Ана җитдиләнде. Сорауның ни сәбәптән бирелүенә төшенмәкче булып, беразга тукталып, уйланып алды. Аннары, кисәктән, өздереп әйтте:
— Бик уңдым мин! Киленнәрдән дә, кияүләрдән дә уңдым, күз тидерә күрмә!
   Табигатьтә һәрьяктан мөкәммәл кеше бөтенләй диярлек очрамый. Сирәк кәнә буладыр, бәлки, тик гәдәтиләргө барыбер нидер җитеп бетми.  Халык әйтмешли, ябе килсә, сабы килми. Мәсүфә апаныкылар да гап-гадила,  һәр кешегә хас сыйфатлар аларда да бар. Мәсүфә апа үзе үк балаларына да, килен-кияүгә дә кисәтүләр ясәп кына тора. Шунсыз авыл кадәр булып үрчегән нәселен бер үзәккә туплап кала алыр идемени ул?!  Әмма ләкин балалары турында бирелгән сорауга ана, теш агартып, бер генә зарлану сүзе да кыстырмыйча җавап бирде. Мишәр хатынына табигатьнең узе тарафыннан иңдерелгән түземлек, горурлык, имәндәй ирләреңне дә сыгылдырып кына төшерә торган хәсрәт килгәндә дә сер бирмәүчәнлек бербөтен булып калыкты. Мәсүфа апа, әле ншеттеңме-юкмы, дигәндәй: 
— Минекеләр яхшы!— дип кабатлады.— Балаларым да игелекле булып үстеләр. Килен -кияүләрнең дә, чүпләп җыйган кебек, иң яхшылары миңа туры килде!— Ул күңелләрдә һичнинди икеләнүләргә урын калдырмас өчен сабыр гына, берәм-берәм дәлиллар китерә башлады:— Яшем җитмештән ашты, бер генә баламның да сүземне аяк астына салганы юк. Әтиләре сугышка киткәндә, олы улым Рәшит кенә бераз кул арасына кера башлаган иде әле. Төпчегебезне әле үзем дә белмим, узып кына азапланам, аңа алты атналык йегем гена бар иде. Вәгыйәь фронттан җибәргән бе­ренче хатларында аңа «исеме билгесез балама» дип салам яза иде... 
  МТСлар оештырылгач, районда тракторчылар бригадиры булып эшләгән Вагыйз Мортазин сугышка киткән дә бер ике генә хат салып өлгергән. Мәсүфә апа болай сөйли: — Тормыш итүләре авырая башлагач, колхоз председателенә бардым «Миңлегәрәй, канатым,- дидем,- бир әле миңа авыррак эш! Балаларны кеше итәргә кирәк бит».— «Кулыңнан килсә, бер эшем бар-барын, ди, сезнең очта яңа ферма салабыз, утыртма баганалар чокырын казырга кеше таба алмыйм...». Төзелешләр бетеп, яңа фермага сыерлар кереп тулгач. Мәсуфэ апа шунда эшкә калган. Аннары янына берәм-берәм балалары да җыела башлаган: кызлар, киленнәр әниләре кебек савымчы булалар, ир-атлар терлекчелекнең авыррак эш­ләренә алыналар. 
  Иске Роман фермасында Мөсүфә апа Мортазина гаиләсе эшләгән барлык ва­кытны исәпләсәң, алар бу фермага 225 еллык хезмәт куйган булып чыга. Дәрья- дәрья сөт, көтү-көтү тана-бозау, олау-олау ит, май биргәннәр алар. Мәктәптә укы­ганда: 
...Безнең ике казыбыз бар. 
Аны бер оя итәбез! 
Ник дисезме, белмисезме! 
Әти кайтуын көтәбез...- дип шигырь сөйләп, өлкән яшьтәгеләрне елатып, үз сүзләренә сабый беркатлы­лыгы белән ихластан ышанып, әтисен күрәчәгенә өметләнеп яшәгән Рафика сыер­ларның унынчы яңа буынын үстереп тапшырган. Аның ире Сәгыйдулла Ислямов — кирәксә, тракторына, бульдозерына, теләсә нинди маркалы машинасына, комбайнына утырып, һичнинди чик-чаманы белмичә эшли торган, укымышлы, уни­версаль механизатор. Җәйге-көзге кыр эшләре, ремонты-фәләне беткәч, ул да үз туганнары янына фермага килә, абзар чистарткыч, азык азерләгеч механизмнарны көйли. Аңа да әбисе Мәсүфә башлаган эш изге. Уңган бу механизаторның терлек­челекне дә үз итүен сизеп, дирекция аңа ферма мөдирлеген дә тапшырып кара­ган. Өч ел эшләгән Сәгыйдулла. Тик кырлар киңлегендәге җанга сихәт биручән машина гөрелтеләре чакыруыннан котыла алмаган, үтенечен тотып, дирекциягә килгән. "Машиналардан башка булмый икән, бирегез миңа иң иске бер тракторны, үзем көйләп, эшләтермен!" — дигән. 
  Сәгыйдулланың фермадагы урынына Мәсүфә апаның кече улы—коммунист Илдусны куялар. Җиңелме аңа хәзер, авырмы? Кул астындагы эшчеләренең ярты­сына якыны — үзенең туган-тумачасы. 
- Эштә үзеңнекеме-тугелме, анысы исәпкә алынмый.—ди ул — Бездә барысы да төл-төгәл хисапка корылган. Җәй башында иң күп сөтне Зелфия сауды, ми­нем хатын. Күз алдында битон-бигон сөт алып тора икән, аны кая куясың?! Фәүзия, әнә, минем иң яраткан сеңел, ул да сава, аныкы азрак чыга икән, ул ягын аерып алып мактап булмый...
Сүзебезне тыңлап торган Мәсүфә апа, бер җаен табып, әңгәмәгә кушылып китте:
— Зөлфия сөтне мулрак сава икән, аның, улым, башка чарасы да юк. Аңла: ха­тыны ялкау мөдирне кем тыңлар иде? Ул бит синең абруй өчен дә тырышырга тиеш. Артка калса, оятыннан, кеше кузенә ничек күренер? Фәүзия дә тырышмый түгел, би-и-ик тырыша. Бәлки, карт сыерлары артыбрак киткәндер. Сәбәпсез генә калышмас ул, уналты яшеннән фермага барып кергән балам ул минем! Сигез классны бетерде дә инәлә-ялвара үземә ияреп йөри башлады. Авылда урта мәктәп юк «Әнәй, канатым, яныңнан китмим, шунда гына эшләт мине! Йөзеңне кызартмам, яман сүз ишеттермәм!»—ди. Егерме дүрт ел үтте, вәгъдәсен бозганы юк.
  "Картлыгы аркасында башка баласы белән бутады", дип уйлыйм.
— Аңа нинди егерме дүрт еллык эш әле?! - дим. - Кызларга алыштыргысыз бит ул! 
— Алыштырмасаң, алыштырма,—ди Илдус, көлә. — Фәүзиянең улы Рамил узе кызлар күзен кыздыра инде. Унны бетерде, буген-иртәгә армиягә китәм, дип, әллә кем булып йөри. Җае чыккан саен фермада эшләде, җәйгелеккә генә. Сәгыйдулла җизни комбайнына китеп торды.
  Фәүзия гаиләсенең дә бөтен тормышы, нәкъ әнисенеке кебек үк, фермага бәйле. Шунда ул булачак ире Рәшит белән дуслашкан. Инде егерме бер ел фермада эшләүче Рәшит-кияү, Месүфә апаның олы улы, адаш-кайнагасы белән парлашып, терлекләр карый. Терлекләрне җәйге лагерьга чыгаргач, аларга эш бигрәк тә арта, тәүлек буе көтү көтәләр. Ирләренең терлекләрне ничек туендыруы хатыннарның сөт чиләкләре тулу-тулмауга килеп тоташканлыктан, дилбегәне бушатырга һич ярамый. Хезмәт хаклары сөтнең күлеменә дә, куелыгына да, бозауларның көрлегенә дә бәйле. Ялкаулыгыңның соңгы нәтиҗәсе "шар" иттереп гаиләң кесәсенә, туганнарыңның көнкүрешенә китереп суга. Шөкер, көтүчеләрнең әлегә кадәр әр-хур ишеткәннәре юк, маллар ашаудан өзелеп тормый, сөтнең куелыгы 4,2 белән бара. Май заводы куелыгы 3,6 булган сөтне стандарт ител саный. Роман сөтенең күрсәткечтән арткан куелыгы савымчыларга өстәмә дип языла.
  Хакыйкате шулаен шулай, әмма ләкин алсу алма битле Фәүзиянең, әле ул өздерел җырлап та җибәрсә, шул терлек-туар арасында чирек гасырга якын эшләп — йөрүенә ышануы авыр. Мәсүфә апаның гына исе китми. 
— Аптырама, канатым,— ди.— Анысына әле ярый сигез классны бетерү тиде,
Рәшит улым тугыз яшендә үгез җигеп, фермага салам ташый иде инде. Дүрт классны тутырыл чыккач, ныгытып торып фермада эшли башлады. Терлекче Рәшит Мортазинның фермадагы хезмәт стажы 36 елдан артып китә. 
Аның механизатор улы Ринат та, кышкы айлар керү белән, фермага киле, әти-әнисенә булыша. Әнисе, дигәннән.. Ринатның әнисе, Кяфия килен Мөсүфө апаның фер­мадан китеп баруына сәбәпче икән. Юк, көтелмәгән күңелсезлек торгызмаган ул, барысы да бик табигый. Рәшит Кяфиягә өйләнгәч, бергә-бергө яши башлаганнар. 
Көннәрнең берендә Ринат- онык туган. Ул чагында совхозның хәзерге кебек балалар бакчасы, ясләсе юк икән әле. Фермадагы эш тә бүгенге кебек төгәл сменалы, айга бишәр көн ял бирерлек итеп көйләнмәгән булган. Рәшит белен Кяфия шикләнә-шикләнә гена анага сүз кушалар:
— Әнәй, сиңа җитәр инде, ял итеп, хуҗа булып, өйдә генә yтыр! —диләр.— 
Ялгызлыктан курыкма, көндезләрен Ринат белән икәү булырсыз...
  Мәсүфә апаны аңлаешсыз уйлар биләп ала. "Ни бу?  Шәфкатьсез картлыкның аваз салуымы? Барысы да җайланды дигәндә генә, эш көннәре күңелле бер тантанага әйләнә башлаганда ятимлек, толлык кимсетелүләре инде онытылыр чигенә җиткәндә, кешеләр арасыннан китеп барыргамы?..." 
  Бераздан ул тормышның бу закончалыгы бик үк начар түгеллегенә ышана: сабыйлар үстерү, эштән кайт­кан балаларны ачык йөз,  кайнар аш белән каршылап тору — һәр чорның үз матур­лыгын тоя белергә генә кирәк икән! Акыллылар гомеренең текә борылышларын да сөртенеп егылмый үтә беләләр.
  Мәсүфә апа киткәннән соң. авыл фермасының һәр тармагына элекке еллар терлекчесенең зиһенен чуалтырлык үзгәрешләр килә. Кайтып сөйләгән сүзләрен генә тыңлап торсаң да, баш чатный башлый. Хәзер сыерлары да йөзәрләп тә меңәр­ләп кенә исәпләнә. Ул яңа биналар, ул терлек азыгы, ул терлекчеләр өчен ял өйлә­ре, ул хезмәт хаклары — Мәсүфә ала эшләгәндә төшкә да керми иде. Ана шулай да егылып китәрлек хәйран калмый. "А-алай! — дип кенә суза. —Булыр булыр, шу­лай да булмагач, селкенеп йөрергә дә түгел». 
  Соңгы елларда Илдус, «аһ-ваһ» килеп, электрик саву аппаратлары көйләтеп йөрде. Гасырлар буе хатын кыз кулы башкарып килгән узе вак, узе бөтен буыннарың­ның хәлен суыра торган хезмәт электрга йөкләтелде. Әй, рәхәтләнде савымчылар, ай котылды ул куллар! Егерме биш-утыз сыерны сәгать ярым эчендә савып бетерә­ләр. Шулай да "УДС-3" маркалы ул аппаратураны мактый башлаганчы, шактый че­терекле хәлләр кичерергә туры килгән. Аппаратура, заводтан фермадагы бөтен сыерларның сөтен, гомуми бер көпшә аша үткәреп, олы бер цистернага җыю ысу­лына көйләп чыгарылган. Савымчы үз сыерларының җиленен генә тоташтырып тора, сөтен күрми да кала. Гомер-гомердән артта сөйрәлүчеләр өчен җайлы да була ул: 
"Әйдә, ярар,— диләр алар.— Алдынгылар-фәләннәр бетәр, бөтенебез тигез хәзер, җыелган сөтне сыерлар санына бүләбез дә күмәкләшеп урталыкта йөзәбез...» 
  Зөлфия килен ул көннәрдә җәтмәгә эләккән кош кебек бәргәләнә. Мэсүфә апа аны тынычландырырга тырыша: «Ашыкма! — ди.— Барлык кешедән алда син офтан­ма, күрерләр, аңларлар, бер җаен табарлар». 

Хәзерге савымчылар ул көннәрне елмаеп кына искә төшерәләр. Эшләрен карап торсаң, бигрәк тә элекке фермаларның хәлен күргән дә булсаң, исең-акылың китер. Мәсүфә апа сөйли: "Язлар җитсә, сыерларның азыгы бетүдән кот алынып тора иде, - ди. - Әкренләп түбә саламын сыдырып төшерә башлыйбыз.  Черегән садам ашаган сыердан нинди сөт тә, күпме май инде - җан саклау турында гына баш вату...» 

— Буби Пивник та сезнең шулай җәфаланган көннәрегезне хәтерли икән,— дим. 
— Кара син аны-ы!— Мэсүфә апаның йөзен ихлас гаҗәпләнү галәмәте капла­ды. — Ул да шул хакта уйлана белгән икән, ә! Мин үзем аларны жәлләп өзгәләнә идем. Без бит, ни әйтсәң дә, уз җиребездә, үз туган-тумачаң, авылдашлар, үз кол­хозың, бары — бергә, югы — уртак. Ул Пивниклар, бичаракайлар, башта безнеңчә сөйләшә дә белмиләр иде бит. Менә хәзерге кебек күз каршымда тора: беркөнне безнең капкадан килеп керде бу, Фәнияне әйтәм инде, ул Фаня Гиршевнаны без икенче көнне үк үзебезчә Фәния, дип йөртергә тотындык. Шул килеп керде. 
Кулында — бармак буе гына пыяла көпшә. Шуны миңа суза. «Нәмәстә соң бу?» - димен. «Градусник, - ди, бичарам. Синең, ди, балаларың күп, көне буе яланаяк чабалар, температураларын үлчәмичә, йокларга салма! Минем Буби зур инде, аныкын үлчәмәсәң дә була...». Авызымны ачтым да калдым. Жар үлчәү дигән нәрсәне безнең белгән дә юк бит аны! Әэ-мәз кызарынып китсәләр, мин аларны, мунчага алып ке­реп, кычкыртып-кычкыртып чаба идем дә мич башына, аталарыннан калган кайры тун өстенә салып, томалап йоклата идем... Чәй эчәргә чакырдым. Бәрәңгем пешеп 
кенә чыккан иде. Кишер, кабак телемнәрен көйдереп, аңа җиләк яфраклары кушып ясап куйган чәем дә бар чак. Бу бичара укытучы бер мәртәбә кайнар чәй эчеп, тамагын туйдырып чыкса да, дөньясы яктырыбрак китәр кебек. Чакырам, керми, аягын да атламый. Чамалап алдым: өендә ач баласы утырган кайсы ананың тама­гыннан аш үтәр соң? «Тукта, мәйтәм, бер генә минут көтеп тор!» Иске савыт алып чыктым да аңа бәрәңге тутырдым, аннары чалырга вакыты җитсә дә, кызганыч булганга, әле һаман ишегалдында сукранып яшәүче аксак бәпкәм бар иде —күзем шуңа төште. Күтәреп алдым да аңа суздым. «Ал, Фәния, ал!»—дим. Ул татарча белгән бөтен матур сүзләрен әйтеп бетерде. Әле урамнан да: «Рахмат! Сынок! Жаркой!..»—дигән сүзләре ишетелде. 
  Мин Әминә киленнең саву кабинасы янында торам. Бестужев токымлы куе-кызыл сыер, чайкала-чайкала, үз урынына кереп бара. Аның артына тагын егерме-утыз сыер, су буеннан тезелешеп кайткан казлар кебек, чиратка басканнар. Бу хайваннарда адәм акыллары бар микән әллә: үз савымчысын тапкан, үз аппаратын таныган, ишләре арасындагы тәртип санын да чамалаган — чираты җитүен тыныч кына көтеп ала белә. Хәзер һәр савымчы сыерларының хәзинәсен узе җыя, үзе хисапчы кызга тапшыра. Әминә- килен савымчылар арасында гадәтиләрдән.. Хәрәкәтләре җитез аның, әмма каударлануның әсәре дә сизелми. Ул үзеңдәге салмаклык белән да беренчелеккә чыгарына ышана шикелле. 
  Мин аңа башке килендәшләренең күбрәк савуын искәртеп куйдым, ярышуга мөнәсәбәтен беләсем нилә:
— Зелфиянең сыерлары сөтне күп бирә икән, ә?! —дигән булам. — Былтыр һәр­ берсеннән 3700 килограмм алган.
«Син ник калышасың?»-  дип сорарга тел әйләнми, Әминәнең йезен балкытып торучы елмаюы сүнәр, сыерларына әйтә торган ягымлы сүзләре тынып калыр кебек. Юк, кисәтү ясарга кыюлыгым җитми минем. Ферманың уңганнарын гына исенә төшерәм: «Фидания Сәхәбетдинованың сыерлары бүген унберәр литр сөт биргән,— дим. — Фәния Сөләйманова да күп caвa икән, ә...»
   Әминә, мин сөйләгәндә, җырын акрынайта төшә. Ул гел үзалдына гына көйләп-җырлап йери. Күңелгә сәер фикер килә: "Моның сыерлары, мөгаен, шул җыр тавышына җыелалардыр? ". Әминәнең сәгатьләр буе өзлексез көйләнеп торган җырларының барысы да сандугачлар хакында. 
...Сандугач сайрый сабырсыз, баскан талы тамырсыз. 
Булмагыз, кызлар, сабырсыз, кадерсезгә калырсыз!.. 
Ферманың телдән-телгә макталучы уңганнары турындагы фикерне ишетеп алгач, ул әнә шул җырны җырлады. Мин инде, Әминә сорауларны җавапсыз калдырыр микәнни дип шикләнә дә башлаган идем. Җыр кинәт тынды. Әминә, эчкерсез кешеләрдә була торган сирәк тезелгән энҗедәй вак тешләрен ялтыратып, көлеп җибәрде.
— Яшьләр тырышсыннар, кыз, тырышсыннар! — диде.— Мин аларга бераз юл биреп торырга булдым. Сыерларым бозаулый башласа, күп сөтнең нинди икәнен тагын да күрсәтеп алам әле мин аларга! Хәзергә монысы да ярап торыр.  Яшьләрнең ачуын китерергә ярамый.Әминә, сүзе беткәнне аңлатып, тагын җыр сузды. 
...Сандугачлар басып сайрый безнең читенебезгә. 
Сандугачы китеп бара, кала читәне безгә... 
Әминә белән яшьтәшләр без. Нигә ул үзен яшьләрдән шул кадәр ераклыкка аерып куя соң әле?!  Җанны биләгән сорауларны ачыктан-ачык бары тик киң күңелле Мәсүфа апага гына бирә алдым. 
— Әминә киленең фермада күптән эшлиме соң әле, Мәсүфа апа!—дим. — Ул анда үзен губернатор кебек тота. 
— Әминәмә үзен ничек тотса да, килешә! Ул бит, канатым, беренче башлап фермага килгәндә, сыерларның боты кадәре генә иде.— Масүфа ала әле көрсенеп куя, әле көлеп-көлеп җибәрә.— Ерактан гына күзәтеп йөрим тегене. Эчемнән уй­лыйм: «Хатирәнең бу кызы озакка чыдамас, димен, үзе чисталыкны да бик ярата: һәр конне аклы ситсы күлмәк киеп килә. Кырда үскән ак чәчәк кебек. Көне буе тездән тирескә батып эшли дә арыл-талыл кайтып китә… Ай үтте, елларга китте, терсәк буе кыз бала, күзгә күренеп, тернәкләнә барды. — Ананың тавышы акрыная төште. — Ул арада минем уртанчы улым Ирек үсеп җитте. Бер көнне, абзар чистар­тырга булышырсың, әйдәле, дип, мин моны фермабызга алып килдем. Әминә, канатым, миңа кадер үк килеп, әллә кайчан сыерлары арасында йери башлаган. Үзе­ безнең эш беткәч, Ирегеме әйтәм, бар, димен, әнә шул балага да булыш, улым, бик яшь әле ул, арыгандыр... Башка кеннәрдә минем әйтүемнең кирәге калмаган иде инде. Ирегем, миңа булышканчы ук, иң әүвәл Әминенең хэлен белә торган бу­лып китте. Инде менә кызлары Ландышны кияүгә дә бирделәр. Алинә- онык тугач, Әминә килен әллә ферманы ташлар микән дип тә торган идем дә —сизелми
әле. Китәм, дисә, берәү дә аңа каршы сүз әйтә алмас, аның фермада эшли башла­вына утыз ел дисәң дә була…
Тәүлек сәгате: «Җитәр инде, кешеләр, иртәгә дә көн бар, бүгенгесен түгәрәкләп, бераз ал итегез!» дип, күк пәрдәсен эңгер белен каплаганда. Месүфәнекеләр өйләренә җыела башлады. Ана, алдан хәстәрен күреп, аларны каршы алып торды: 
Рафика кызы соңрак кайтасы булганга, аның йортындагы терлекләрне көтүдән кар­шылады, Кяфия киленнең мунчасын томалап кайтты, Фәүзияләренә бармаска да була — аның кайнанасы өйдә. Төп йортта ике казан аш әзер. Табынны Зөлфия килен үзе тезәчәк, моңа аның кулы ята төшә. 
  Тик әле Зөлфия кайткач та, түгәрәк табын тезелгәч тә, барысы да бик арыган булсалар да, өстәл тирәсенә килергә ашыкмадылар. Бары да көн тантанасының бу гаиләдәге төп каһарманын — комбайнчы Сәгыйдулла белән аның ярдәмчесе Ра­мил оныкны көтә иде. Рафика да кайтты. Ул, өй мәшәкатьләрен читкә куеп торып, совхозның кырчы­лык диспетчерына шалтыратты, җәмәгате Сәгыйдулланың хәлен сорашты. Калганнар Рафиканың күзенә генә карап тора. Трубкадан шактый күңелле хәбәр килде, күрә­сең, Рафиканың нәкъ әнисенеке кебек зәп-зәңгәр зур күзләренә сөенеч нуры тулды. Ишеткәннәренең рәхәтен җанына иңдереп, шактый ара эндәшми торды ул. Аннары туганнарына да аңлатып бирде. 
— Сәгыйдуллага соңгы тезмәне суктырырга биргәннәр. Имеш, яхшы комбайнчы инде, шуңа күрә. Диспетчер әйтә, Сәгыйдулла абый суктырган ашлык алты мең центнерга тарта, ди. Эшләре беткәч, бөтен игенчеләрне кичке чәйгә җыялар, сез аны көтеп тормагыз, ди... 
Ул тәүлектә Мәсүфәнекеләр төннең таңга ялгануын сизми дә калдылар. Яшь­рәкләре авылның клубына, игенчеләр җиңүе уңаеннан оештырылган бәйрәм кичә­сенә китеп барды. Өлкәнрәкләр арасындагы сүз тагын ерак елларга. Мөсүфә апа өчен аеруча кадерле чорларга килеп тоташты. Мин Пивникларны искә төшерү ягында идем. Бер җаен китереп: 
— Буби сезнең балаларның исән-имин үсеп җитүләрен белергә бик теләгән иде,— дидем.— Тагын бер очрашсак, барын да мактармын инде. 
— Ашыкма, канатым!—диде ана.— Башта минекенә җиткерсеннәр әле! 
Табын тирәли утырган балалары, килен-кияүлоре: "Әнәй дөресен сөйли»,—дигән шикелле, башларын аска иеп кенә торалар. Аптырый калдым: бер уч черегән салам­га шөкер итеп яшәгән ферма савымчысының бүгенге терлекчеләргә нинди дәгъ­васы булырга мөмкин? 
Зөлфия килен башлап җибәрмәсә, бәлки, Мәсүфә апа артыгын әйтмәгән дә булыр иде. 
— Безнең әнәй бит ул ВДНХга барган!—диде Зөлфия — Балаларының анда ук җиткәне юк әле. 
ДӘВАМЫ👇👇👇