Муслюмкинская сельская библиотека - филиал № 18

"Милли баш киеме-түбәтәй"

Мөслим авыл китапханәсендә татар аена багышланган "Милли баш киеме-түбәтәй" дип аталган мастер класс узды, без түбәтәйләрнең килеп чыгышы һәм төрләре белән таныштык, тубәтәй уены уйнадык.

Төрки мөселман халкының, шул исәптән татарларның да, милли костюмының аерылгысыз өлеше булып түбәтәй тора. Түбәтәй гади баш киеме генә түгел, ә затлылык һәм диндарлык символы да.Түбәтәйләр бер-берсеннән тегү, бизәү белән аерыла. Казан татарларында иң тигез түбәле һәм очлы түбәле түбәтәйләр тегәләр. Алар төрле төстәге җепләр белән чигелгән, Энҗе белән бизәлгән. Соңгы вакытта ул мөселман халкының гадәти баш киеме функциясен үтәсә дә, тарихи язмалардан чыгып, ул ислам динен кабул иткәнче үк барлыкка килгәнлеге ачыклана. Бүген татар халкының баш киеме һәм чигүләре белән яшьләр дә кызыксына башлады. "Үткәнне белмәгән кешенең киләчәге юк", – диелә татар халык мәкалендә.