Центральная библиотека

“Табигать белән бергә булыйк”

20 июнь көнне  Ворошилов җирле үзидарә территориясендә,”Сөембикә” клубы әгъзалары өчен “Табигать белән бергә булыйк!” дигән экологик сәгать үткәрелде. Клуб җитәкчесе китапханәче Сәлимова Т.Х. чишмәләрнең тормышыбыздагы бәяләп бетергесез байлык,тереклек чыганагы булуы турында, урман –җир кешесенең иң зур яшел байлыгы,бәяләп бетергесез хәзинә булуы турында сөйләп үтте.Чарада Ворошилов җирле үзидарә җитәкчесе булып эшләүче Гарафутдинова Эльмира Равиль кызы да катнашты.Ул Республика күләмендә Грант отып, Стадион чишмәсен төзекләндерү буенча эш башланачагы турында әйтеп үтте. Әлеге очрашуда татар шагыйрьләренең, шагыйрәләренең якташ язучыларыбызның шигырьләре укылды,җырлар башкарылды.Чарада катнашучылар шагыйрә С.Әхмәтҗанова,Г.Гайнетдинова,Г.Батталова шигырьләрен, якташ язучылардан  Р.Мостафин,Н.Сәгъдиева  шигырьләрен укыдылар. Якташ шагыйрә М.Мәрданова “Бакыр чишмәсе” дигән шигырен укып үтте. Күренекле язучы Гомәр Бәширов сүзләренә язылган “Җидегән чишмә” җырын бергәләп  башкардылар.Соңыннан чишмәнең тәмле,тәнгә сихәт бирә торган суын эчтеләр.Әлеге чара  табигатьтә күңелле үтте.

 

 

Экологический час: «Живи родник»

 

20 июня библиотекарь читального зала Салимова Т.Х., для участниц женского клуба «Сөембимкә», провела экологический час на природе: «Живи родник». Наш край богат целебными родниками все они необычны и уникальны. О многообразии и свойствах родников, их видах, легендах, которые слагают о них местные жители обо всем этом рассказала ведущая мероприятия, также участники прочитали стихи местных поэтов о родниках.