Большесардекская сельская библиотека - филиал № 9

"Тәмәке тартуны ташла - яңадан яши башла!"

31 май - Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне. Шул уңайдан, "Тәмәкене ташла, яңадан яши башла!" дигән чакыру-акция белән авыл урамына чыктык, аңлату эшләре алып бардык, кибеттә тәмәке сатып алучылар белән профилактик әңгәмә оештырдык. Акция барышында тәмәкече авылдашларыбызны тагын бер тапкыр тәмәкенең зыяны һәм аның авыр нәтиҗәләре турында уйланырга мәҗбүр иттек.