Большекукморская сельская библиотека - филиал № 8

Китапханәдә гаилә ялы көне

28 апрель көнне Зур Кукмара авыл китапханәсендә “Китапханәдә гаилә ялы көне” дип исемләнгән күңел ачу чарасы үтте.Әлеге чарага 3 гаилә: Зиганшиннар, Сабировлар һәм Ахметовлар гаиләләре чакырылган иде. Чара уен рәвешендә алып барылды.Иң беренче булып, һәр гаилә үзләре белән таныштырды. Аннан соң “Иң тапкыр әни бәйгесе”, “Бала йоклату”, “Кер элү”, “Алтын куллар”, “Сорау бирәбез без, ни диярсез сез”, “Милли ашларны яхшы беләсезме?”  һәм башка бәйгеләр үтте. Гаиләләр “Минем хыялдагы өем” дигән бәйгедә дә сынатмадылар. Алар үзләре теләгән өйне төзеделәр һәм әлеге өйгә матур сүзләр язып,  беркетеп куйдылар. Шулай ук һәр гаиләгә "Йөрәкне тапшыр" дигән уен тәкъдим ителде. Әлеге уенда мәхәббәтнең төп символы булган йөрәкне бер- берсенә тапшырып, матур, назлы сүзләр җиткерделәр. Бәйге ахырында “Китаплы гаилә- бәхетле гаилә” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды һәм бергәләп һәр гаилә яратып башкара торган гаилә җырларын бүләк иттеләр. “Китапханәдә гаилә ялы көне” бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте. Килгән гаиләләр бик охшатып таралды.

28 апреля в Большекукморской сельской библиотеке прошло развлекательное мероприятие “Семейные выходные в библиотеке”. На мероприятие были приглашены 3 семьи: Зиганшины, Сабировы и Ахметовы. Мероприятие проводилось в игровой форме. Первым делом каждая семья представила себя. Затем последовали конкурсы:  Иң тапкыр әни бәйгесе”, “Бала йоклату”, “Кер элү”, “Алтын куллар”, “Сорау бирәбез без, ни диярсез сез”, “Милли ашларны яхшы беләсезме?” и другие. Семьи не подвели и в конкурсе “Дом моей мечты”. Они построили дом своей мечты, который хотели, и прикрепили к нему свои красивые пожелания. Также каждой семье была предложена игра “Передай сердечко”, где вместе с главным символом любви передали друг другу добрые и ласковые слова. В завершение конкурса состоялся обзор книжной выставки “Книжная семья -счастливая семья” и совместный подарок-семейные песни, которые с любовью исполняла каждая семья. Семейный выходной в библиотеке прошел очень весело и увлекательно.