Большекукморская сельская библиотека - филиал № 8

Сәламәтлек- үзебезнең кулда

7 апрель бөтендөнья сәламәтлек көне. Шул уңайдан 7-8 класс укучылары белән авылыбызда урнашкан фельдшер-акушерлык пунктына экскурсиягә бардык.  Авылыбыз фельдшеры балаларга сәламәт тормыш нигезләрен аңлатты. Дөрес туклану, консервантларның зарары турында мәгълүмат бирде. Телефонда озак утыруның сәламәтлеккә зыяны турында искәртеп узды. Көндәлек режимны саклау, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану – болар барысы да сәламәтлекнең нигезе. Шулай булгач, сәламәтлекне саклау үз кулыгызда, үзегездән тора дип нәтиҗә ясады ул.

Чыннан да, дөньяда иң кирәк нәрсә – саулык-сәламәтлек. Сәламәтлек-узебезнең кулда бит!

7 апреля Всемирный день здоровья. В связи с этим мы с учениками 7-8 классов совершили экскурсию в фельдшерско-акушерский пункт, расположенный в нашем селе. Сельский фельдшер разъяснила детям основы здорового образа жизни. Предоставила информацию о правильном питании, вреде консервантов. Она напомнила о вреде для здоровья длительного сидения в телефоне. Соблюдение режима дня, соблюдение требований личной гигиены, физзарядка, прогулки на свежем воздухе, правильное питание – все это залог хорошего здоровья. Действительно, самое необходимое в мире – это здоровье. Здоровье- находится в ваших руках.