Байлянгарская сельская библиотека - филиал № 5

«Чернобыль- ХХ гасыр афәте”

2024 елның 26 апреле-Чернобыль АЭСындагы һәлакәткә 38 ел тулу уңаеннан «Чернобыль- ХХ гасыр афәте” дигән информация сәгате үтте.Бу көн бөтен дөнья өчен үзенчәлекле булган Чернобыль авариясендә гомерен һәм сәламәтлеген кызганмыйча, радиацион стихияне туктаткан һәм зур бәлане булдырмый калган кешеләр турында искә алу һәм хөрмәтләү көне. Миллионнарча кешеләр әлеге коточкыч казадан зыян күрде. Күпләре гомерләре буе яшәгән туган якларын, җыйган дөньяларын ташлап китәргә мәҗбүр булдылар.