Люгинская сельская библиотека - филиал № 47

"Зәрә бәйрәме"

Татар халык календаренда иң популяр, иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе “Зәрә” бәйрәме,бу бәйрәм бездә ел саен 1 майда үткәрелә.  Быел да без аны   бик күңелле   итеп үткәрдек. Бу көнне балалар матур итеп киенеп, өйдән -өйгә кереп ярма, май, йомырка, сөлге җыеп йөрделәр. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләделәр, бар халыкны бәйрәмгә чакырдылар. Җыелган ярма, май, сөтләрдән учак тергезеп ботка пешердек. Ботка пешкәнче уеннар уйнаттык, җырлар җырлаттык, такмаклар әйтештек. Аннан соң бар җыелган халык белән ботка ашадык,  ә төшә алмаган әби-бабайларга өйләренә алып барып бирдек.   Калган өлешен каргаларга дип сибеп калдырдык. Бу бәйрәм әле икенче көнне дә дәвам итә. Балалар ул көнне иртүк торып кызарткан йомырка, тәм-томнар җыялар.

100 кеше катнашты.