Люгинская сельская библиотека - филиал № 47

И газиз туган телем!

21 февраль - бөтен дөньяда Туган тел көне буларак билгеләп үтелә.  Шул уңайдан 21 февраль көнне “И газиз туган телем!”  дигән КВН үткәрдем. Кичәдә 1-6 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар ике командага бүленеп көч сынаштылар. КВН Туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, халкыбызның бай, рухи мирасын барлау максатыннан үткәрелде. Балалар бу кичәдә телебезнең байлыгын, кыйммәтен, матурлыгын, сүзләргә бай булуын белделәр.Туган тел  турында  әйтемнәр, мәкальләр табышмаклар әйтелде. Шигырьләр сөйләнде. Укучылар үзләренә бик күп  файдалы  мәгълүматлар алып киттеләр. 12 бала катнашты. Китапханәдә “Туган телем изге телем” дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.  Балаларга бүләкләр бирелде.