Люгинская сельская библиотека - филиал № 47

Табышмаклар кичәсе

24 гыйнвар көнне китапханәдә балалар өчен  табышмаклар кичәсе үткәрелде. Балалар ике командага бүлендәләр: “Тапкырлар” һәм "Зирәкләр” командасына. Балаларга  халык  авыз иҗатының  бер  төре булган табышмаклар турында аңлатылды.Аннары балалар үзләренең  тапкырлыкларын күрсәттеләр, табышмакларга җаваплар бирделәр,  башваткычлар чиштеләр. Кичә бик күңелле үтте. Барлык балаларга да бүләкләр тапшырылды. Кичәдә 12 бала катнашты.