Люгинская сельская библиотека - филиал № 47

“Үлемне җиңгән шагыйрь”

15 февраль көнне Муса Җәлилне искә алу көненә карата, китапханәдә “Үлемне җиңгән шагыйрь дигән уен сәяхәт үткәрелде.

Максат: 1.Укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну уяту; патриотик хис, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү; 2.Патриот шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән якыннан таныштыру . Уенда катнашучылар шагыйрьнең тормыш һәм иҗаты буенча булган сорауларга төгәл һәм дөрес җаваплар бирделәр, шигырьләр сөйләделәр. Кичә барышында  балаларга М.Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләдем.

“Муса Җәлил шагыйрь һәм көрәшче” дигән китап күргәзмәсе төзелеп, аңа күзәтү үткәрелде. Аның тормыш юлына багышланган презентация карап үттек.