Люгинская сельская библиотека - филиал № 47

"Көзләрдә дә язлар кабатлана"

Көзнең бик матур чагы “Алтын көз” дип аталган чорында Республикабызда бик матур бер бәйрәм билгеләп үтелә. Ул – Өлкәннәр көне.

Менә быел да 1 октябрьдән 10 октябрь аралыгында өлкәннәр ункөнлеге башланып китте. Шул уңайдан клуб хезмәткәрләре белән берлектә  “Көзләрдә дә язлар кабатлана” дигән исемдә очрашу  кичәсе үткәрдек.

Җыелган әби-бабайларга исәнлек, бәхет-шатлыклар гына теләп, Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рашидә Хабибуллина, шулай ук ветераннар советы рәисе Равил Наҗметдинов чыгыш ясадылар.
Кадерле өлкәннәребез өчен мәктәп укучылары белән бергәлектә әзерләнгән концерт программасы оештырылды. Балалар әби-бабайлар турында матур-матур шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Укучыларының изге теләкләре  кунакларыбыз күңеленә хуш килде.

Өлкәннәребез  кичәдә алынган тәэсирләрдән арына алмыйча, истәлекләр сөйләшеп утырдылар. “Гомернең алтын көзе“  китап күргәзмәсе белән таныштырдым, яңа китаплар тәгъдим ителде.