Ятмас-Дусаевская сельская библиотека - филиал № 43

Нәүрүз мөбарәкбад!”

23 март көнне Нәүрүз бәйрәме. Татар халкының борын-борыннан үткәрелеп килә торган бәйрәмнәренең берсе - Нәүрүз бәйрәме. Нәүрүз – күп кенә халыкларның иске календаре буенча Яңа ел бәйрәме. “Нәүрүз мөбарәкбад!” Бу котлау сүзе безгә борынгы бабаларыбыз авазы булып бүгенге көннәргә кадәр килеп җиткән. Һәр елны 21 мартта алар язны, яз белән бергә Яңа елны каршылаганнар. Бездә дә авыл клубы китапханә белән берлектә Нәүрүз бәйрәме үткәрде.Ятмас Дусай башлангыч мәктәбе укучылары һәм авыл халкы күңелле генә ял итте. Конкурсларда, спорт уеннарында катнаштылар кайнар коймак сыйландылар.

Катнаштылар:төрле яшьтәге 25 кеше.