Ятмас-Дусаевская сельская библиотека - филиал № 43

"Ватаным Татарстан”

28 август көнне Ятмас Дусай авыл китапханәсендә “Ватаным Татарстан” исеме астында  “ 30 август – Татарстан республикасы көне” уңаеннан  әңгәмә уздырдык.Китап укучыларга Л.А.Харисованың “Ватаным Татарстан”,Нурзия Сергееваның “Город Казань в картинках”,Туган якны өйрәнү сериясеннән “Татарстан – минем Ватаным” китапларына күзәтү ясадым.Бу китаплар аша без Татарстан шәһәрләре,архитектура корылмалары,музейлар,һәйкәлләр буйлап сәяхәт кылдык.

Катнаштылар:5-7 сыйныф укучылары, 8 китап укучы.