"Чернобыль фаҗигасе кабатланмасын "
26 апрель - Чернобыль һәләкәтен искә алу көне.Дөньяның иң дәһшәтле атом һәлакәте - Чернобыль фаҗигасенә быел 35 ел. Шул уңайдан Ятмас Дусай авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Чернобыль фаҗигасе кабатланмасын " дип исемләнгән информацион сәгать үткәрелде. Максат – китап укучы балаларга атом, аның килеп чыгу тарихы, Чернобыль фаҗигасенең нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү, тарихыбыздагы аяныч вакыйгаларны белүләренә ирешү. Китап укучыларга Чернобыль фаҗигасе, аның нәтиҗәләре турында сөйләдек,фотолар күрсәттек.
Катнаштылар: 1-4 сыйныф укучылары 8 бала.