Ятмас-Дусаевская сельская библиотека - филиал № 43

“Ришвәтчелеккә – юк!”

Бүгенге көндә коррупциягә каршы көрәш алып барыла. Шул уңайдан 16 март көнне  Ятмас Дусай  авыл китапханәсендә дә  коррупциягә каршы көрәшү максатыннан "Нәрсә ул коррупция" дигән китап күргәзмәсе төзелде һәм “Ришвәтчелеккә – юк!”исем астында хокук сәгате   үткәрелде.

 Әлеге сөйләшүдә китап укучыларга коррупциянең нәрсә аңлатуын, аның килеп чыгуын, ни сәбәпле аның халык арасында киң таралуы турында сөйләнде.Кешелек дөньясында коррупция булуның бик начар гамәл икәнлегенә басым ясалды,ул җәмәгатьчелекнең авыруы дип аңлатылды. Аның белән авырмас өчен бары тик намус белән яшәргә , законнарны бозмаска кирәклеге аңлатылды. Yткәрелгән чараның максаты: яшьләрдә, балаларда намуслылык, ихтирамлылык, хөрмәтләү хисләре тәрбияләү.

Катнаштылар: 5-6 сыйныф укучылары,6 бала.