Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

Иң яхшыны укыр вакыт

6 март көнне Чишмәбаш авылы китапханәсе "Иң яхшыны укыр вакыт: А. Алиш премиясе лауреатлары китапларын укыйбыз" республика акциясенә кушылды. Башлангыч мәктәпнең 3 сыйныф укучыларына А. Алиш премиясенең кемнәргә һәм ни өчен бирелүе турында аңлаттым.Укучылар белән премия лауреатларының китапларын кычкырып укыдык, балалар үзләренә кызыклы дип тапкан китапларны өйләренә укырга алдылар.7 укучы.