Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

Табышмак- зиһен ачкычы

21 февраль көнне китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән "Табышмак- зиһен ачкычы" дигән темада табышмак кичәсе үткәрелде.Максат: Балаларның зирәклеген, тапкырлыгын үстерү.Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота.Алар зиһенне баетуда,акыл сәләтен үстерүдә ,уйлау, фикерләүне тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия."Отканга -мәкаль, тапкырга- табышмак" дигән әйтем әнә шуңа ишарә.Табышмаклар мең елдан, кайберләре, бәлки аннан да элегрәктән сакланган. Без балалар белән әнә шулар турында сөйләштек. Командаларга бүленеп,табышмаклар әйтү буенча ярыш уздырдык. 31 укучы катнашты.