Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

Чорлар аша килгән яктылык

6 сентябрь көнне "Чорлар аша килгән яктылык" дигән чара уздырылды.Һәркемнең диярлек үзенең яраткан шөгыле була.Кемдер китаплар җыя, кемдер гөлләр үстерә. Ә менә Кара-Елга авылында яшәүче Гөлшат Мөхәмәтҗанова тагын да үзенчәлекле шөгыль тапкан.Ул үзе яши торган өйнең бер почмагын чын мәгънәсендә музейга әверелдергән.Без шушы авылның өлкән кешеләре белән көн алып, Гөлшатның музеена килдек. Монда нәрсә генә юк, авылның үткәне һәм бүгенгесен чагылдырган бик күп экспонатлар тупланган. Кайсы гына әйберне кулга алма,анда тарих чагыла, бизәнү әйбереме ул, эш коралымы, йорт җиһазымы... "Музейга килеп кергәч, үзебезне үткәнгә кайткан кебек хис иттек. Безнең бүгенге тормышыбыз бик рәхәт, ләкин үткәнне дә онытырга ярамый",- диделәр әбиләр.Алар һәрбер экспонатны тотып карап,аларга аңлатма биреп, балаларны таныштырдылар. Ә без үз чиратыбызда, чормаларда инде тузан җыеп яткан, инде онытылып беткән тарихи әйберләрне җыеп, Гөлшатның шәхси музеен тулыландырырга сүз биреп кайттык.Киң катлау.17 кеше.