Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

Тәмәке бетмәс, тартучы бетәр

19 май көнне Чишмәбаш китапханәсендә "Тәмәке бетмәс, тартучы бетәр" дигән чара уздырылды.Чара барышында авыл яшьләренә тәмәкенең кеше сәламәтлегенә зыяны елдан-ел артуы,2020 елга балигъ булган кешеләрнең өчтән бере тәмәке тартуга бәйле чирләрдән үлүе, 2030 елда үлемгә китергән сәбәпләр аркасында тәмәкенең беренче урынга чыгуы төшендерелде.Презентация күрсәтелде, лекция укылды. 13 кеше катнашты.