Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

"Китап очраштыра, китап дуслаштыра"

  Бөтенроссия акциясенә кушылып, "Китап очраштыра, китап дуслаштыра" дигән темада "Библиокөн- 2018" чарасы үтте. Чараның максаты: укучыларны китапларның килеп чыгу тарихы белән таныштыру, китапларның кеше тормышындагы әһәмиятенә төшендерү. Китапларда бик күп акыл хәзинәсе тупланган. Китап укып, без белем алабыз, уйланабыз, тормыш итәргә өйрәнәбез. Китап геройларыннан үрнәк алабыз, яки аларның кайберләренә ошамаска тырышабыз.Балалар белән шул турыда сөйләштек. Төрле китаплардан шигырьләр, хикәяләр кычкырып укыдык.