Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

Әбиемнең күңел сандыгы

 Балага әхлак тәрбиясе бирү - тәрбиянең төп бурычы. Әхлаклы бала тәрбияләүдә халык авыз иҗаты әсәрләре аеруча мөһим роль уйный. Шуңа күрә дә яшь буынны тәрбияләү процессында еш кына педагоглар халык авыз иҗатыннан уңышлы файдаланалар. Безнең әби- бабаларыбыз элек-электән матурлыкка омтылганнар. Халкыбызның матурлап чиккән сөлгеләре, ашъяулыклары, кулъяулыклары, тәрәзә өленгеләре матурлыкны тою сәләтен чагылдыра.Чишмәбаш китапханәсе №Кояшкай" балалар бакчасы белән берлектә "Әбиемнең күңел сандыгы" дигән чара уздырды.Без балаларны элек әби-бабаларыбыз киеп йөргән милли киемнәр һәм милли традицияләр белән таныштырдык. Ата-бабаларыбызның изге йолаларын онытмыйк, киң күңелле булыйк.