Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

Татар халык иҗаты

Балага әхлак тәрбиясе бирү- тәрбиянең төп бурычы. Әхлаклы бала тәрбияләүдә халык авыз иҗаты әсәрләре аеруча мөһим роль уйный. Шуңа күрә дә яшь буынны тәрбияләү процессында еш кына педагоглар халык авыз иҗатыннан уңышлы файдаланалар. Халык авыз иҗатында халыкның әхлакый идеаллары,хезмәт сөючәнлеге,өлкәннәгә ихтирам, әдәплелек, дуслык сыйфатлары чагылыш таба. Безнең бүгенге чарабыз табышмак жанрына багышланды.Табышмаклар әйтешү баланың хәтерен яхшырта, эзлекле фикерләүләрен үстерә.Мин чара барышында укучыларны шушы жанр белән таныштырдым. Табышмак әйтешү конкурсында укучылар бик яратып катнаштылар.