Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

“Кем күп укый, шул күп белә”

27 июнь көнне Чишмәбаш авылы “Кояшкай” балалар бакчасындагы нәниләргә күчмә китапханә хезмәте күрсәтелде. Балалар китапханәгә килә торган китап, журналлар белән таныштылар, табышмакларга җавап таптылар, шигырьләр, әкиятләр тыңладылар.Нәниләр бик кызыксынучан булып чыкты, алар китапханәче белән рәхәтләнеп аралаштылар, үзләренең уңышлары белән уртаклаштылар, түземсезлек белән китап, журнал битләрен актарырга һәм рәсемнәрен карарга керештеләр.