Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

Акция « Свеча памяти».

Чишмәбаш авылы китапханәсе  “Дәһшәтле еллар ярасы “ дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрде. Иң кайгылы көннәрнең берсе булып , ил тарихына кереп калган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. . Нәкъ шул көнне - 1941 елның 22 июнь таңында фашист Германиясе илебезгә каршы сугыш башлый. 1418 көн һәм төн барган канкойгыч бәрелештә Советлар Союзы 27 миллион кешесен югалткан . Тыныч көннәребез хакына гомерләрен кызганмый көрәшкән батырларның данын мәңгеләштерү максатыннан  һәйкәлгә чәчәкләр куелды, батырларыбызны бер минут тынлык белән искә алдык.