Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

“Корбан Гаете мөбәрәк булсын!”

16 июнь көнне Чишмәбаш авылы спорт мәйданчыгында  Корбан гаете уңаеннан, авыл халкы һәм балалар өчен бәйрәм чарасы уздырылды. Чишмәбаш авылы мәчете мулласы Илшат хәзрәт  балаларга, авыл халкына бәйрәм ясады. Әлеге изге эшкә авыл халкы бик теләп катнашты. Авыл халкы мәйдан кырында корбан итеннән пешерелгән плов һәм тәмле шурпа , кайнар чәй һәм коймактан авыз иттеләр. Мәчет лагеренә йөрүче балаларга бүләкләр тапшырылды.Шулай ук мәйданга җыелган балалар белән төрле кызыклы уеннар оештырдык. Мәчеткә йөрүче ир-атлар һәм спонсорлар кушылып, уеннарга бүләкләр алганнар. Бу бәйрәм бик күңелле үтте.