Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

“Тимер бөгә, киез суга Кукмара!”

Чишмәбаш авылы китапханәсендә Кече Ватан елы уңаеннан,  Татлы балачак кызыксындыру клубына йөрүче балалар белән “Тимер бөгә, киез суга Кукмара!” дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрелде. Балалар шушы төбәктә туып үскән һөнәрчеләр, язучылар, артистлар тормышы белән якынрак танышты. Шулай ук биредә  киез итек – киез комбинаты, тегү фабрикасы, металл савыт-саба заводы, май-сөт комбинаты, элеватор һ.б. эшләве хакында да сөйләнде. Аларның барысы да халык өчен бик кирәк. Кукмара һаман үсә, төзекләнә бара.