Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

Домино ярышы

9 март көнне Чишмәбаш авылы клубында Төхвәтуллин Илнур Хаҗип улы истәлегенә домино буенча турнир үткәрелде. Быел турнир кабат домино сөючеләрне бергә җыйды. Турнирда 32 кеше уйнады. 1,2,3,4 урыннарга бүләкләр бирелде. Бүләкләрне авылдашыбыз, Илнур Хаҗип улының бертуган апасы Шакирова Фирдания Хаҗип кызы әзерләгән иде.Катнашучыларга һәм тамашачыларга чәй өстәле дә әзерләнде. Турнир бик күңелле узды.