Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

“Ислам дине һәм сәламәтлек”

 

14 февраль көнне Кара –Елга авылы мәчетендә Рәдиф хәзрәт вәгазләре булды. Вәгазь - кешене яхшыга өндәү, яки онытканны искә төшерү дигән сүз. Аллаһы Тәгалә кешегә сәламәт булырга насыйп итә икән, моның кадерен белергә һәм моннан дөрес файдаланырга кирәк. Кешенең тормышы, аның тәне һәм сәламәтлеге – Аллаһының әманәте, ягъни саклар өчен бирелгән нигъмәте. Ислам дине сәламәт яшәү рәвешен алга сөрә. Ислам динендә булган кагыйдәләр һәм тәртипләр, асылда, мөселман кешесен тәне һәм күңеле чиста, пакь булсын өчен кертелгәннәр.Рәдиф хәзрәтнең вәгазьләрен тыңларга шактый кеше җыелган иде. Чыннан да, аның вәгазьләре үтемле, аңлаешлы телдә һәм уйландыра торган.

14 февраля в мечети села Кара-Елга состоялись проповеди Радифа хазрата. Проповедь означает призыв к добру или напоминание о том, что забыто. Если человеку Богом суждено быть здоровым, нужно ценить это и правильно этим пользоваться. Жизнь человека, его тело и здоровье-это удел Аллаха. Ислам продвигает здоровый образ жизни. Правила и порядки, существующие в исламе, по сути, введены для того, чтобы тело и душа мусульманина были чистыми .На проповеди Радифа хазрата собралось много людей. Действительно, его проповеди были доступными, понятными и наводящими на размышления .