Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

"Герой шагыйрь Муса Җәлил"

14 февраль көнне Чишмәбаш авылы “Кояшкай”балалар бакчасында Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулу уңаеннан  “Герой шагыйрь Муса Җәлил ” дип исемләнгән әдәби чара үткәрелде. Бөтен татар халкына, шулай ук башка милләт кешеләренә дә билгеле булган бу олы датаны без онытырга тиеш түгел. Дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән шагыйрьләр бар. Ләкин шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. Бүгенге чарада балалар белән яраткан язучыбызның иҗаты һәм тормыш юлы буенча сәяхәт иттек. Муса Җәлилнең балалар өчен язган шигырьләрен сөйләдек. Шигырьләрне матур һәм сәнгатьле итеп сөйләүче балаларга мактау грамоталары бирдек.