Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

”Каз канаты каурый-каурый!”

1 февраль көнне Чишмәбаш авылы китапханәсе “Тылсымлы куллар” кызыксындыру клубына йөрүче кызлар белән “Каз канаты каурый-каурый”дип аталган осталык дәресе үткәрде. Каз каурыеннан ясалган май канатлары борынгы заманнардан ук табаны һәм камыр ризыкларын майлау өчен кулланылган. Сер түгел, хәзер шәһәрдә генә түгел, ә авылларда да күпләр синтетик кисточкалар куллана башладылар. Ләкин аларны матур үрелгән, уңайлы каз каурыйлары белән чагыштырып буламы? Китапханәче катнашучылар белән халкыбызның милли традицияләре, гореф-гадәтләре һәм каз каурыена бәйле "Каз өмәләре" турында сөйләде һәм фикерләре белән уртаклашты, ә авылыбызның оста, тәҗрибәле остасы, “Тылсымлы куллар” кызыксындыру клубына йөрүче Хакимзянова Лилия  , каз каурыйларының ничек уңын, сулын аерып, аларны төсле җепләр белән ныгытырга икәнен күрсәтте. Фольклор сәгатебез кызларга бик ошады, барысы кызыксынып эшләп карадылар. Үзләре үргән май канатларын бүләккә алып кайтып киттеләр. Каз каурыеннан май канаты ясау осталык дәресе күңелле чәй табыны белән тәмам булды..

1 февраля Чишмабашской сельской библиотеке прошел фольклорный час по плетению кисточек из гусиного пера. Молодое поколение должно знать и помнить традиции своего народа. Секреты введения домашнего хозяйства. Кисточка сделанная из гусиных перьев, использовалась для смазки сковороды и выпечки с древних времен. Не секрет, что сейчас не только в городе, но и в деревнях многие стали пользоваться синтетическими кисточками. Но разве можно их сравнить с красиво переплетенными, удобными кисточками из гусиных перьев? Библиотекарь поделилась с участниками секретами изготовления кисточек, а умелая, опытная мастерица нашего села, член клуба “Тылсымлы куллар” Хакимзянова Лилия показала мастер - класс, как складывать гусиные перышки и закрепить их цветными нитями. Мастер-класс по изготовлению кисточек из гусиного пера завершился веселым чаепитием.