Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

“Наркомания хәлакәткә илтә”

Наркомания ул замана чире. Кеше үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш. Шуңа да наркотикларны татып карау тәкъдиме ясалуга бердәнбер дөрес җавап-алардан кискен төстә баш тарту.  Мәктәп яшендәге балаларның бер өлеше алкоголь, сигарет, наркотиклар белән “экспериментлар ясауга” гаеп дип тә карамый, киресенчә, моны “текә” тормыш күрсәткече дип саный. Әлеге начар гадәтләр көчсез рухлыларга хас һәм үлемгә алып бара торган юл икәнлеген китапханәчеләр дә аңлатырга һәм инандырырга бурычлы. Шул максаттан чыгып, Чишмәбаш авылы китапханәсендә "Наркомания хәлакәткә илтә " исеме астында китап күргәзмәсе төзелде һәм яшүсмерләр белән әңгәмә үткәрелде. Күргәзмәдә наркомания һәм эчүчелек буенча китаплар да урнаштырылды.