Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

Балалар өчен Яңа ел бәйрәме

2 гыйнвар көнне Чишмәбаш авылы китапханәсе клуб хезмәткәрләре белән берлектә балаларга Яңа ел бәйрәме оештырды.Китапханәче балаларны , әти әниләрне, әби бабайларны яңа 2024 ел белән котлады, актив укучыларга рәхмәт белдерде, конкурс - уен программасы белән таныштырды. Ә аннары балалар белән төрле хәрәкәтле уеннар уйнадык, балалар бер берсе белән көч сынашты.  Кыш бабай һәм Кар Кызы балалар бүләкләр өләште.Бәйрәм бик күңелле үтте.Катнашты 35 бала.