Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

Яңа ел лотереясы.

Яңа елның элек-электән килә торган үзенчәлекле, шул ук вакытта могҗизага тиң бер бүләге бар, ул - лотерея. Алдан сатып алып куйган шул лотерея билетына "Нәрсә чыгар, нинди бүләк отармын икән?" дип кем генә уйламый икән... Быел да авылдашларыбыз бу бәхетле мизгелдән Кыш бабай бүләгеннән мәхрүм калмады .1 гыйнвар көнне Чишмәбаш авылы клубында яңа ел лотереясы уйнатылды.Барлыгы 271 билет сатылды.185 кеше катнашты.