Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

“Китап – белем чишмәсе”

1 июньдә Кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Китапстан» республика җәйге китап уку марафоны башланган иде. Шәһәр һәм район китапханәләренең яшь укучылары бу марафонда шатланып актив катнаштылар. Һәр балага маршрут буенча уку кәгазе бирелде , ул теләсә нинди китапны уйнап һәм укып, танып белү биремнәрен үтәп барды. Җәй тәмамлангач , балаларның җәйге китап сәяхәте дә тәмамланды. Димәк конкурска йомгак ясарга вакыт җитте. Чишмәбаш авыл китапханәсе китапханәчесе катнашучыларны мактау кәгазе һәм бүләкләр белән бүләкләде.