Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

"Коррупция-явызлык! Намуслы яшәргә кирәк!"

8 декабрь көнне Чишмәбаш авылы китапханәсендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан “Коррупция-явызлык! Намуслы яшәргә кирәк!”дигән темада әңгәмә үткәрелде.Әңгәмәнең максаты : коррупцияне тормыш шартларында таный белү. Коррупция китергән зыянга үз фикереңне белдерә белү. Китапханәче коррупция, аның барлыкка килү сәбәпләре, аның үсешенә ярдәм итүче факторлар турында сөйләде. Чара ахырында аларның һәрберсе коррупциягә каршы гамәлләр турында үз фикерләрен белдерде. Шулай ук «Без коррупциясез тынычлык өчен! " дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.