“Салават күпере- безнең белән”
16 ноябрь көнне Чишмәбаш авылы китапханәсе башлангыч мәктәпнең беренче сыйныф укучылары белән Салават күпере журналына күзәтү ясады.Максаты: Балаларны « Салават күпере » журналы белән якыннан таныштыру, журналның популярлыгын арттыру.Башта журналның тарихы белән таныштык.Аннары журналлардагы сәхифәләр, балаларның язмалары һәм рәсемнәрен карадык , әкиятләрен укыдык «Салават күпере» журналындагы кызыклы уеннарны бергәләп уйнадык.Журнал укучыларда кызыксыну уятты, катнашкан һәр укучы “Салават күпере” журналын уку өчен китапханәдән яздырып алды.