Акция “Җылылык бүләк итәм”
2 ноябрь көнне Чишмәбаш авылы китапханәсе «Җылылык бүләк итәм» социаль урам акциясенә кушылды. Шушы акция кысаларында физик мөмкинлеге чикле булган, өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче Фәйзуллина Роза апага җылылык бүләк итеп күчтәнәчләр тапшырып кайттык. Аларга тормыш авырлыкларын җиңүдә, эчке куәт-мөмкинлекләрен гамәлгә ашыруда ярдәм итү – безнең кешелек вазифабыз. Без мохтаҗлар турында беркайчан да онытырга тиеш түгел, кеше кайгысын үз йөрәгебез аша үткәреп, ярдәм кулы сузсак иде.Катнашты 4 кеше.