Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

“Көмеш кыңгырау – яшь буынга иҗат мәйданы”

1 ноябрьдә Чишмәбаш авыл китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр өчен чыга торган бердәнбер республика газетасы "Көмеш кыңгырау"га күзәтү ясалды. Көмеш кыңгырау Республика балалар-яшүсмерләр газетасы. Бу атнага бер тапкыр сигез биттә чыга торган матур, кызыклы басма. Биредә талантлы һәм эшлекле балалар һәм яшүсмерләрнең уңышлары турында язалар. Анда балалар күп кенә сорауларга җавап таба ала: табигать, спорт, балачак мавыгулары, яшьтәшләренең иҗаты турында. Газетада танып белү характерындагы материаллар күп һәм аның битләрендә үз иҗаты белән уртаклашу мөмкинлеге бар. Балалар» Көмеш кыңгырау" газетасында басылган хикәяләрне, шигырьләрне, яшьтәшләренең әкиятләрен рәхәтләнеп тыңладылар, кроссвордларны, табышмакларны чиштеләр.Катнашты 13 укучы.