Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

“Өй шартларында печенье пешерү”

25 октябрь көнне Чишмәбаш авылы китапханәсендә “Татлы балачак” оешмасына йөрүче балалар белән өй шартларында пешерә торган печенье пешерү серләренә өйрәндек. Башта балалар белән куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшердек.Аннан соң Мөхәмәтҗанова Зәйнәб печенье рецептын башка балаларга да ясарга өйрәтте.Печенье авызда эреп тора торган  бик тәмле килеп чыкты.Рецепты: 3 йомырка, 1 пачка маргарин, 1 стакан песок, 1 стакан сөт, 1 стакан су, чеметеп тоз,1 пачка (10 гр) разрыхлитель, 1 пачка(10 гр.) ванилин һәм он. Катнашты 24 бала.