Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

"Минем мәдәни көндәлегем"

Мәктәпләрдә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Укучының мәдәни көндәлеге" дип аталган яңа проект старт алган иде. Әлеге проектның аудиториясе елдан-ел киңәя бара. Көндәлек укучыларга республикабызның тарихи-истәлекле урыннары, музей-күргәзмәләре белән якынрак танышырга ярдәм итә. Алар сыйныфташлары, әти-әниләре, әби-бабайлары белән музей, театр, китапханә, концерт залларына йөриләр, тарихи урыннарга сәяхәт итәләр.Шушы проект кысаларында Чишмәбаш авылы башлангыч мәктәбенең 1сыйныф укучылары "Минем мәдәни көндәлегем" дип исемләнгән китапханә сәгатендә катнаштылар.Китапханә музеенда экскурсиядә булдылар.