Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

“Халкыбызның милли бизәкләре!”

10 октябрь көнне Чишмәбаш авылы китапханәсендә, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары “Халкыбызның милли бизәкләре!” дип исемләнгән күргәзмә белән таныштырылды. Максат: Балаларны татар халкының милли киемнәре, милли орнаментлары белән якыннанрак таныштыру, балаларда кызыксыну уяту. Милли әйберләрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау. Балаларга эстетик тәрбия бирү, татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.