Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

“Табигать могҗизалары”

6 октябрь көнне Чишмәбаш  авылы “Кояшкай” балалар бакчасында “Табигать могҗизалары” дип исемләнгән рәсем сәгате үткәрелде. Башта балалар белән табигать , аның маҗаралары турында әңгәмә үткәрелде. Балаларда кечкенәдән үк табигатьне ярату, аның матурлыгын тою, шуны саклый һәм тудыра белү хисе тәрбияләнергә тиеш. Кечкенәдән үк табигатьне аңлап үскән бала гына киләчәктә дә аның матурлыгына сокланачак, гүзәллекнең шифалы йогынтысын күңел түрендә йөртәчәк. Үзе дә табигать байлыкларын әрәм-шәрәм итмәү, тере җан ияләре турында кайгырту өчен үзенең көчен кызганмаячак .