Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

Без тынычлык телибез!

3 октябрь көнне Чишмәбаш авылы китапханәсендә , башлангыч сыйныф укучылары белән “Без тынычлык телибез!” дип исемләнгән патриотик тәрбия сәгате үткәрелде. Яшь буынга патриотик тәрбия бирү  һәрвакыт игътибар үзәгендә тора.Ул иң элек укучыларда туган илгә һәм туган җиргә карата мәхәббәт тәрбияләүне, патриотизмны күздә тота. “Патриотизм - ул үз илеңне, халкыңны өзелеп ярату һәм үз Ватаның өчен армый – талмый көрәшергә әзер тору. Патриотизм - гасырлар буе тәрбияләнеп килгән тирән хис”- дигән мәгънәдә. Бүгенге көндә безнең алда торган мөһим бурычларның берсе – тормышка әзер булган, үз Ватанына чын күңелдән бирелгән Кеше, Гражданин һәм Патриот тәрбияләү.