Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

Макияж ясау буенча мастер класс.

28 сентябрьдә Чишмәбаш авыл китапханәсендә компания директоры Мэри Кей Камалова Лилия Минневалеевна белән берлектә макияж буенча мастер-класс узды. Лилия Минневалеевна  тире тибына туры килгән косметиканы сайлап, яшькә карап йөзне ничек дөрес карарга кирәклеген аңлатты, макияж салуның күп кенә алымнарын тәкъдим итте. Чөнки дөрес ясалмаган макияж тән тиресен  җитди боза. Шулай ук  Лилия Минневәли кызы  эшлекле һәм бәйрәм макияжы, көндезге һәм кичке макияж арасындагы аерманы аңлатты , матурлыкның кайбер серләре белән уртаклашты .