Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

«Лев Николаевич Толстойның тормыш юлы эзләреннән»

19 сентябрь көнне Чишмәбаш авылы китапханәсендә Лев Николаевич Толстойның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган "Лев Николаевич Толстойның  тормыш юлы эзләреннән" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.Күзәтү уздырганнан соң укучыларга язучының хикәяләреннән өзекләре тәкъдим ителде. Алар аны танып кына калмадылар, хикәянең исемен дә атадылар. Л.Н.Толстойның әкиятләренә багышланган уенлы викторина сорауларына балаларның бик дөрес җавап бирүләре язучының әсәрләрен кызыксынып һәм яратып укуларын күрсәтте.