Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

“Барлык һөнәр дә мактауга лаек”

29 июнь көнне Чишмәбаш авылы “Кояшкай” балалар бакчасында “Барлык һөнәр дә мактауга лаек “ дигән темада тәрбия сәгате үткәрелде.Чара барышында балалар үзләренең әти –әниләренең кем булып эшләүләре турында сөйләделәр.Үскәч нинди һөнәр сайлаулары турында сөйләштек.”Бу кем?”дигән уен белән балаларның танып белү сәләтен ачыкладык.Чараның максаты: хезмәтнең тормышта кеше өчен әһәмиятен төшендерү; Һәртөрле файдалы эшнең мактауга лаек икәнен аңлату; хезмәт кешесенә, өлкәннәр, әти- әниләр  хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү .

29 июня в детском саду “Солнышко” села Чишмебаш был проведен воспитательный час на тему “ Барлык һөнәр дә мактауга лаек “. В ходе мероприятия дети рассказали о том, кем являются их родители. Мы говорили о том, какую профессию они выберут, когда вырастут. С помощью игры  мы выявили познавательные способности детей. Цель мероприятия: разъяснение значения труда для человека в жизни; воспитание уважения к труду людей труда, пожилых людей, родителей.