“ Яхшы китап һәр күңелгә юл таба”.
Чишмәбаш авылы китапханәсендә “Яхшы китап һәр күңелгә юл таба” дип исемләнгән китапханә сәгате үткәрелде.
Китап – тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана.Тормыш синең алга берсеннән- берсе четереклерәк сораулар китереп куйганда да, олы юлга кузгалыр алдыннан кая таба барырга дип аптырап калганда да, кем беләндер сереңне уртаклашасы, киңәш-табыш итешәсе килгәндә дә иң беренче газиз анаңа, аннан китапка мөрәҗәгать итәсең.
- Китап әдәпле булырга өйрәтә.
- Китап барча кешеләрне, өлкәннәрне һәм кечеләрне дә ихтирам итәргә кирәклекне төшендерә.
- Китап Ватанны сакларга өйрәтә, ил тарихы белән таныштыра.
- Китап гадел булырга өйрәтә. Ялганны, хыянәтне фаш итә.
- Китап хезмәтне яратырга өйрәтә. Хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияли.
- Китап сәламәт яшәү серләренә төшендерә.